Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 апрельдән “Чисталык-санитар икеайлыгы” старт алачак

Тирә-юньне тәртипкә китерү, район үзәгендәге һәм авыл җирлекләрендәге оешмалар, бигрәк тә, халык күп йөри торган территорияләрне, мәдәният һәм мәгариф учреждение яннарын тәртипкә китерү бурычы куелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, районның чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакиров тарафыннан кардан ачылган җирләрне, авыл җирлекләренә керә торган юл буйларын, керү-чыгу юлларын тәртиптә тотарга, чүп-чардан арындырып бару өчен даими рәвештә контрольне булдырырга, өмәләр оештырырга кирәклеге искәртелде. "2017 - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" буларак, санитар чисталык мәсьәләсе ел дәвамында көнүзәгендә булачак. Хокук бозуларга карата җәзалар катгый, штраф күләмнәре зур. Шуның өчен икеайлык дәвамында, бигрәк тә бу мәсьәлә һәрчак минем контрольдә булачак, дип басым ясады.
"Алдан ук кисәтеп куябыз: бигрәк тә төп игътибар яңа төзелгән яки капиталь ремонт үткәрелгән, федераль программалар нигезендә сафка баскан социаль объектларга биреләчәк. Шулай ук авыл җирлекләрендәге универсаль спорт мәйданчыкларын тәртипкә китерү дә читтә калырга тиеш түгел", дип искәртте Рамил Шакиров.
Алга таба чисталык эшләрен агачлар утырту, яшелләндерү кебек гамәлләр дәвам итәчәк.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250