Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 декабрьгә көпчәкләрне алыштырырга өлгер

1 декабрьгә кадәр Казандагы автомобиль йөртүчеләр машина көпчәкләрен кышкыга алмаштырырга тиеш. Мондый кагыйдәләр Таможня берлеге техник регламенты таләпләре нигезендә кертелде.

Исегезгә төшерәбез, быел Таможня берлегенең "Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында" техник регламенты таләпләре гамәлгә керде. Әлеге кагыйдәгә туры китереп, машиналар кышкы көпчәкләр белән кышкы өч ай дәвамында (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) җиһазландырылган булырга тиеш. Ә җәйге өч айда (июнь башыннан август ахырына чаклы), киресенчә, җәйге көпчәкләр кулланылырга тиеш.
"Автоледи" автомәктәбе укытучысы Владимир Кунчий шипларсыз кышкы резинаны +7, +8 градус җылыдан алып 0 градустан түбән температура булганда кулланырга кирәк, дип саный. "Ә бозлавык булганда, һичшиксез, кышкы көпчәкләрнең шиплысын куярга кирәк. Ни өчен моннан берничә атна элек юлларда һәлакәтләр саны артты? Чөнки кешеләр трассада бозлавык булмаган килеш шиплы резинага күчеп бетте", - дип белдерде ул.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе законнары буенча көпчәкләрне алмаштырмаган өчен җәза бирү каралмаган. Шуңа да карамастан, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамаганлыгын кабаттан исегезгә төшерә. Бу автомобильнең билгесез реакциясенә китерергә мөмкин. Әгәр бер күчәргә төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протектор, яңа һәм ремонтланган шиннар куелса, автомобильне эксплуатацияләү шулай ук тыела.
Көпчәк протекторларының тузу дәрәҗәсенә дә аеруча игътибар таләп итә. Шуны белергә кирәк: протекторның иң кулай тирәнлеге - 8 миллиметр. Әгәр ул 6 миллиметрга кадәр азайса, машинаның тормоз юлы 20 процентка озыная. Протектор тирәнлеге 2 миллиметрга тигез булса, тормоз юлы 70 процентка арта дигән сүз. Шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозу кодексы буенча 500 сум күләмендәге штраф салу күздә тотыла.
Казан кызы Алсу Шәйдуллина машина шиннарын ел саен һава температурасы 0 градустан түбәнәйгәч алмаштыра. Быел бу эшне 1 ноябрьдә башкарып чыккан ул. Алты ел автомобиль йөртү стажы булган туташ көпчәкләр буенча махсус штраф кертелүне дә хуплый. "Әлеге штрафка ике куллап ризамын. Ник дигәндә, автомобиль йөртүчеләр җәйге резиналарын алмаштырмаганга аварияләр саны арта да бит инде", - дип белдерде "Intertat.tu" хәбәрчесенә Алсу.
Чыганак: http://intertat.ru/
Фото: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250