Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 июльдән Казан халкы төтен юлларына һәм вентиляциягә хезмәт күрсәткән өчен түли башлый

Вентиляция каналлары һәм төтен юллары ремонты өчен түләү квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен тәшкил итәчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Агымдагы елның 1 июленнән Казанда вентиляция каналларына һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонт үткәрүгә тарифлар гамәлгә керә. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кураторлык итүче Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.

«Узган ел вентиляция каналларына һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонтны аерым төр хезмәт итеп карау турында Карар кабул ителде. Шунлыктан 2019 елның 1 июленнән әлеге хезмәтләргә бер квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым тариф билгеләнә», - диде ул.

Әлеге яңалык төтен суырту юлларының һәм вентиляция системасының уңайлык тудыруыннан гына түгел, ә гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү уңаеннан барлыкка килде, диде Гыйниятуллин.

Элек вентиляция һәм төтен юлларын ремонтлау тарификацияләнмәгән һәм йортны карап тоту өчен түләү составына кермәгән.

«Вентиляция каналлары һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бинаның калган элементлары ремонты төп күләменә зыян китереп башкарылды», - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ел башыннан Казанда өч кеше исле газ белән агуланды. Бу 2018 ел дәвамында агуланучылар санына тиң.
 

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх