Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 майдан үзгәрешләр булды, сиздегезме?

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче якынча 6,5 миллион кеше пенсия артуны сизәчәк.

Бәйрәм яллары күп булган, күптән көтелгән май аена  аяк бастык. Безнеӊ тормышка  нинди яңалыклар керде соӊ??

Пенсиягә социаль өстәмәләр яңадан исәпләнелә. Эшләмәүче аз керемле пенсионерларның пенсиясен кәгазьдә генә түгел, бәлки чынбарлыкта арттыру өчен кирәк бу. Язның соңгы аенда башта аларның пенсиясе (барлык түләүләр белән бергә) яшәү минимумы күләменә җиткереләчәк. Шуннан соң өстәмә индексация ясалачак. Хакимияттә утыручылар планы буенча, социаль түләүләрне яңадан исәпләү узгандагы көн датасы белән, ягъни 2020 елдан башлап автомат рәвештә хәл ителәчәк. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче якынча 6,5 миллион кеше пенсия артуны сизәчәк.

Безнеӊ районда бары 9 Бөек Ватан сугышы ветераны бар һәм аларның пенсиясе 15-20 процентка арта. Хәрәкәттәге совет армиясендә хезмәт иткән кешеләр моңа исәп тота ала. Шулай ук разведчикларның, “подполье”да сугышучылар һәм “Ленинградны саклаган өчен” медаленә ия булучыларның да пенсия күләме үзгәрә. Аларның пенсиясе уртача 9,5 мең сумга артачак.

Хәзер дәүләттән билгеләнгән барлык түләүләр бердәм түләү системасына – “Мир” карталарына күчереләчәк. Бу түләүләр – эшсезлек буенча, балалар өчен пособиеләр һ.б. Яңа системага тулысынча күчү июль башларында төгәлләнәчәк.

Паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге арта. Әлеге дәүләт ярдәме дәвалап булмый торган каты чирләрдән интегүчеләрнең бу якты дөньядагы санаулы көннәрен ничек тә җиңелрәк уздыру өчен кирәкле чараларны күздә тота. Мондый ярдәм алу өчен моңарчы яшәп килгән бюрократик киртәләр юкка чыгарыла. Хәзер медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итүнең 7 нче көндә үк (элек – 30нчы көндә) дарулар биреләчәк. Гомумән, каты чирләрдән интегүче сырхауларның авыртуын басу өчен кирәкле наркотик һәм психотроп препаратлар алу җиңеләячәк.

Чыганак: vatantat.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия