Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 октябрьдән «Җәяүле кичүе» дигән профилактик чаралар старт алды

Аның максаты кешеләргә машиналар юлыннан дөрес итеп чыгарга кирәклеген төшендерү. «Зебра»лар сызылган урынга туп- туры кердем дә киттем түгел.

Башта як-якка каранырга кирәк, килүче машина шоферы синең юл аркылы чыгарга маташуыңны күргәнен чамаласаң гына «зебра»га кереп китәргә ярый. Вокзал янына светофор куйгач, аңа карап та тормыйча «зебра» аша чыгучылар бар һәм моның азагы авыр беткән аварияләр китереп чыгару куркынычы зур. «Яшел» һәм «кызыл» утларга игътибарлы булсак иде. Дистәләгән машина узып торганда аларны туктатып «зебра» аша чыга башлауны ахмаклыкка тиңләр идек. Бик ашыгыч эшең булмаганда, машиналар ташкынының кимеп киткәнен бер минут кына көтеп була ич инде, югыйсә. Бөтен гаепне дә шоферларга гына сылтап булмый, җәяүлеләрнең үзләренә дә тактлырак һәм игътибарлырак булырга кирәктер, шәт.
Көннең караңгы вакытларында юл аркылы кинәттән чыга башлау, гомумән, куркыныч. Караңгыда, каршы яктан килүче машиналар фарасы яктысы да комачаулап, юл читендәге сине шофер бөтенләй күрмәскә мөмкин. Мондый чакта ерактан әйбәт күренә торган ачык төстәге киемнәр яки аларга якты кайтарткычлар беркетеп йөрүең хәерле. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.
Гомумән, юлда, урамда сак булыйк! Үзебезнең игътибарсызлыгыбыз белән үзебезгә һәм шоферларга кайгы-хәсрәт китертмик.
Фото http://yandex.ru/images/search?text=%D0%BF%D0%B5%D1%88%D0%B5%D1%85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250