Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

107 яшьлек мөселман карчыгы Сovid-19ны җиңгән

107 яшьлек Төркия кешесе Хавахан Карадениз - дөньяда яңа коронавирусны (Сovid-19) җиңүче иң өлкән хатын-кызларның берсе.

7 апрельдә Истанбул фәнни-тикшеренү клиникасына көчле йөткерүче һәм югары температуралы хатынны алып киләләр. 107 яшьлек хатынның тесты уңай булып чыга.

Бер атнадан Караденизны дәваханәдән чыгаралар. Хәзер ул үз өендә 14 көнлек карантинда. Оныгы Эндер Чыраг та аның белән бергә карантинда, ул әбисен карый, социаль дистанция кагыйдәләрен исәпкә алып, саклану чараларын күрә.

Дәваханә медперсоналы Караденизның куркыныч авыруны бик тиз җиңә алуына шаккаткан. Табиблар фикеренчә, өлкән яшьтәге хатынга көчле иммун системасы ярдәм иткән.

Карадениз Малатье провинциясендә Потюрге районында туган. 8 яшендә гаиләсе белән Истанбулга күченә. Аның ире 1982 елда ук вафат булган.

Караденизның дүрт баласы, 11 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Карадениз, өлкән яшьтә булуына карамастан, көн саен бик иртә тора, биш вакыт намазын калдырмый, дип яза Кызыл таң.

Фото: Татары в исламе.

Автор: Фануз Хабибуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус