Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән

Фаҗига республиканың Нурлат районы Егоркино авылында булган.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 17.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан.

Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган.

Бүген ир-ат җир кишәрлегендә балаларны күреп алган. Ул балаларның нишләве белән кызыксынган. Малайлар балык тотарга килүләрен, ә бер дусларының яр кырыеннан суга төшеп китеп батуын да әйткән. Балалар өлкәннәргә әйтергә курыккан.

Җир кишәрлеге хуҗасы 11 яшьлек малайның мәетен судан чыгарган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән суга бату