Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«112» номерын онытма

Район кырларында урак башланды. Һәр хуҗалыкта, комбайннар эшләгән басуда, янгыннан саклану өчен су белән махсус техника торырга тиеш. Һәм кырда эшләүче һәркем «112-хезмәте»нең бердәм телефоны турында да белеп торсын иде.

Гадәттән тыш хәлләр очрагында кесә телефоныннан «112» номерын җыйсаң, сигналны республиканың ашыгыч оператив хезмәте кабул итеп алачак. Сиңа иң якын торган урыннан ярдәм җибәреләчәк: коткару, янгын, медицина, полиция хезмәтләре - синең мөрәҗәгать тиз арада барысына да хәбәр ителә.
Моны урманга гөмбәгә йөрүчеләргә дә белеп тору яхшы. Нәрсә булмас: егылып аягыңны авырттырсаң, елан чакса, адашсаң... «112»не җыясың. Элемтә тотмаган зонадан да синең хәбәр бердәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә барып ирешә.

Фото: http://ru-bezh.ru/content/2015/06/25/68-rossiyan-smogut-vospolzovatsya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X