Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

12 август - Хәрби-һава көчләре көне

“Ватан сугышчыларына” паркында 15 август көнне 10:00 сәгатьтә үткәрелүче бәйрәмгә барлык райондашларны чакырып калабыз.

1912 елның 12 августында Россия хәрби ведомствосы буенча 397
номерлы боерык чыгарыла. Аңа кул кую белән Россия Генштабы Баш
идарәсенең һава йөзү часте Штаты гамәлгә кертелә. Шул вакыттан һава йөзү
частьләре формалаша башлый һәм Россия Хәрби авиациясе барлыкка килә.
1997 елның 29 августындагы "Россия Федерациясе Хәрби-һава
көчләре көнен – 12 август дип билгеләү турында" Россия Федерациясе Президентының 949 номерлы Указы басыла. Шушы көннән башлап,
Россия армиясенең хәрби-һава көчләре хезмәткәрләре һәм ветераннары
үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гасырлык тарихында
Хәрби-һава көчләре пилотларына Беренче империалистик сугышында, Корея,
Вьетнам, Европа, Мисыр һәм Әфганстан, Сирия һава киңлекләрендә
сугышырга туры килә.
Бүгенге көндә хәрби авиация базасын бомбардировщиклар,
истребительләр, штурмовиклар, эзләүче-самолетлар (разведчик-самолетлар)
һәм транспортировщиклар тәшкил итә. 2015 елдан һава флоты һәм галәм
оборонасы гаскәрләре Һава-галәм көчләренә берләштерелә.
Безнең районда Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән ветераннар күккә киткән һәм аннан кире әйләнеп кайтмаган иптәшләрен хөрмәтләп искә алалар. 2016 елның августында ветераннар тарфыннан “Ватан сугышчыларына” паркында 1961 елда М. Л. Миль исемендәге Мәскәү вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшләнгән күпмаксатлы хәрби “Ми-2” вертолеты урнаштырылды. 2018 елда Россия герое, очучы Олег Николаевич Исаевка һәйкәл-обелиск куелды. Ә инде 2019 елда паркта төзекләндерү эшләре алып барылды.
Менә быел да район Хәрби-һава көчләре ветераннары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк һәм бу көндә тантаналы төстә Олег Исаевка куелган стела ачылачак, күрсәтмә очышлар булачак. “Ватан сугышчыларына” паркында 15 август көнне 10:00 сәгатьтә үткәрелүче әлеге бәйрәмгә барлык райондашларны чакырып калабыз.

Шамил Борһанов
Хәрби-һава көчләре ветераны

Фото:https://pixabay.com/photos/royal-australian-air-force-4735625/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев