Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

12 яшьлек укучы кыз суга батып үлә

Су үзе белән шаярганны яратмый. Яшел Үзән районында 12 яшьлек кыз үзенең иптәшләре белән су коенырга бара.

Су керә торган кечкенә Гәр исемле күлнең зурлыгы да зур түгел - 20 метр киңлеккә һәм 30 метр озынлыкка. Коена торган махсус урыны булмау һәм күлнең тирәнлеге 4 метр булуы балаларны суга керүдән туктатмый.
Баткан кыз бала күлне аркылыга йөзүен йөзеп чыга, әммә кире бу ярга яңадан йөзәргә хәле китә, бата башлый. Балалар кычкыруына бер ир-ат суга ташланып, баланы су астыннан алып чыга, кызганыч инде соң була…
Чакыру буенча килгән «Ашыгыч ярдәм» машинасы табиблары бары кызның үлемен генә раслый алалар. Бу турыда «Зеленодольская правда» газетасы сайты хәбәр итә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Җәй вакыты матурлык белән бергә балалар ял иткәндә төрле күңелсезлекләр килеп чыгу мөмкинлеге зур булу чоры да. Шуның өчен сак һәм балаларыбызга да күз-колак булыйк, аларның кайда булулары белән даими кызыксынсак иде.
Фото: http://www.marimedia.ru/news/society/item/32151/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250