Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

13 октябрь ниләр вәгъдә итә?

Борынгы сынамышлар белән танышыгыз.

Иртәгә өегездә ремонт кебек эшләр белән шөгыльләнми торыгыз. Нидер ватылса да, 13 октябрьдә аны төзәтмәсәгез була. Югыйсә, ватылып торган әйберләр күп булыр, ремонт эшләре бик озакка сузылыр. Өстәвенә, өйдәгеләр эшегездән канәгать тә булмас.

13 октябрьдә урын-җир әйберләрен чистага алыштырырга кирәк. Мендәр-юрганнарны тышка алып чыгып, яхшылап каксагыз, бигрәк тә яхшы булыр. Болай иткәндә, тормышыгыздан барлык күңелсезлекләр китәргә һәм яңа, матур, бәхет тулы көннәр башланырга тиеш икән.

Бу көнне яңа юылган яисә өр-яңа матур киемнәр кию хуплана. Башта рәхәтләнеп мунча кереп чыксагыз, бигрәк тә яхшы. Чиста, матур кыяфәттә ниндидер яңа эш башлап куйсагыз, ул хәерле булыр.

Иртәгә кунакка йөрешми торсагыз да була. Якыннарыгыз белән телефоннан гына сөйләшеп алсагыз да җитәр. Сүзгә килешүләрне урап узарсыз.

13 октябрьдә таныш түгел кешедән бүләк алмаска киңәш ителә. Аның чир-сырхаулары да күчәргә мөмкин икән.

13 октябрь ялкауларны яратмый. Бу көнне никадәр хезмәт сөючән буласыз, шулкадәр яхшы. Уңганнар бу көнне теләк теләсә, ул чынга ашар!

13 октябрь сынамышлары:
Бу көнне кар төшсә, кыш тиз генә килмәс.
Тиен йонын алыштырган булса, кыш йомшак булачак.
Торналар җылы якка китеп беткән икән, кыш иртә киләчәк һәм салкын булачак.
Тары пешергәндә пар күп чыкса, көннәр бозылыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар