Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

13 яшьлек баланың фаҗигале төстә гомере өзелә

Өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.

 Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала исле газ белән агуланган, яшүсмерләрнең берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча,  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Бөгелмә шәһәренең Белинский урамындагы йортта 41 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 13 яшьлек ике үсмер ир бала исле газ белән агулангануы турында хәбәр килгән.   Нәтиҗәдә, өлкәнрәк ир баланы уртача авырлыктагы агулану билгеләре белән, ир-атны аңсыз хәлдә Бөгелмә район хастаханәсенә китергәннәр.13 яшьлек үсмер һәлак булган.   Фаҗига сәбәпләрен урында газ хезмәте белгечләре ачыклый.   Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2018 елның 18 ноябрендә Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисе мәете табылганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр аларның һәлак булуына исле газ белән агулану сәбәпче булу ихтималын да искәрткән.

 Фото: https://pixabay.com   Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24408

http://matbugat.ru/news/?id=24408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига