Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

14 яшьлек кыз йоклаганда үлгән: үтерүчене әнисе аның караватыннан тапкан

Иртән әнисе 14 яшьлек кызын уятырга дип бүлмәсенә кергән. Тик кыз уянмаган

Смартфоннар безнең тормышның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара. Без аларны һәрчак кул астында тотабыз. Ятканда кулда шул, иртән торуга да куллар үзеннән үзе аңа сузыла.

Good Times хәбәр итүенчә, иртән әнисе 14 яшьлек кызын уятырга дип бүлмәсенә кергән. Тик кыз уянмаган.

Әлеге хәлдән котлары очкан ир белән хатын кызны тиз арада хастаханәгә илткәннәр. Табиблар аның ток сукканнан үлгән булуын ачыкалаган.

Өйгә кайтканнан соң ана кызы бүлмәсенә юнәлгән. Кызның караватында телефонга зараядка бирә торган җайланманың ятуын күргән. Ул телефонга тоташтырылган, тик телефон зарядка җыймаган булган. Кабельнең смартфонга тоташтырыла торган өлеше янган булып чыккан. Менә шуның аркасында кызны ток сугып үтергән дә инде.  

Шунлыктан, телефоннарыгызны үзегездән ерак йөртегез, ватык зарядниклар кулланмагыз...

Шәһри Казан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән