Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

15 апрельдән янгын куркынычы сезоны башланды

25 апрельдән 15 майга кадәр, Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Быел янгынга каршы махсус режим чорында:

 - учаклар ягу;

- каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыру;

 - ачык һавада азык әзерләргә;

- пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан Татарстан Республикасында 15 апрельдән янгын куркынычы сезоны ачылды. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда урманда кар эри башлаганнан  алып, көчле яңгырлы көзгә кадәр учаклар ягу, янган шырпы һәм окуркалар ташлап, урман фонды җирләрендә һәм урманга кушылган җир кишәрлекләрендә үлән  яндыру, урманнарны көнкүреш калдыклары һәм чүплекләр белән чүп-чардан арындыру, чүп-чар ташлау тыела. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык - гражданнарга –5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга –40 меңгә кадәр, юридик затларга- 500 меңгә кадәр административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев