Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

15 июльдән Татарстанда киек кошларны аулау өчен рөхсәт бирә башлыйлар

Моның өчен Күпфункцияле үзәкләрнең филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

15 июльдән Күпфункцияле үзәкләрнең барлык филиалларында аучылык урманнарында этләр һәм ау кошлары ярдәмендә киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлыйлар. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Ау сроклары:

2021 елның 25 июленнән 5 декабрьгә кадәр – сазлык-болында яшәүче киек кошларга;

2021 елның 5 августыннан 2022 елның 5 гыйнварына кадәр – нарат урманында (суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч), дала һәм кырда яшәүче киек кошларга (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрчене).

2021 елның 28 августыннан 5 декабрьгә кадәр – су кошларына (кыр казы, кыр үрдәге, су тавыгы).

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аучылык