Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

16 яшьлек үсмер берьюлы ике гаиләне йорт-җирсез калдырган

Телевизор урлый алмаган ачудан, өйгә ут төрткән.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Уфаның Киров районы Искино авылында берьюлы ике гаилә (моннан бер ай элек кенә кызлары туган яшь гаилә һәм хатынның әти-әнисе) йорт-җирсез калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Кызның температурасы күтәрелгәч, хастаханәгә киттек, әти-әни дә өйдә юк иде. Безнең 16 яшьлек күршебез телевизор урларга уйлаган, әмма нияте барып чыкмаган. Шуннан соң, эзен яшерергә теләп, йортка ут төртергә булган. Чоланда учак ягып җибәргән, газ конфоркаларын ачып, өйдән чыгып киткән», - дип искә ала ул көнге хәлләрне яшь әни Дарья Славнова.

Аның сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ялкын телләре өйне ялмап алган була инде. Алар янгын белән кичкә кадәр көрәшкән. Өйгә ут төрткән 16 яшьлек үсмер – балалар йортында тәрбияләнгән. Ул әбисе йортында яшәгән. Күптән түгел карчык вафат булган.

Фото: архив ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын