Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“18 май безне хәсрәткә салды, әле ярый...”

18 май көнне 66 яшьлек Илдар исемле райондашыбызның югалуы турында хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Иртүк сәгать 7дә өйдән чыгып киткән, юлны начар белә, инвалид. Начар ишетә, авырдан сөйләшә.

Бу абыйны күрүче булмадымы, зинһар, табарга булышыгыз, сезнең ярдәмгә өметләнәбез, кайда соңгы тапкыр күрдегез, хәбәр бирегезче, дип өзгәләнде туганнары социаль челтәрләр аша. Шөкер, югалган Илдар абыйның табылуы мәгълүм булды.

– 18 май көнне безгә зур бәхетсезлек килде, – дип сөйли Балтачта яшәүче туганы Гөлнур апа Сөләйманова.– Туганыбыз Гиматов Илдар Гафур улы, велосипед белән чыккан килеш, Арча ягына китеп, адашып йөреп юкка чыкты. Ул 1951 елгы, инвалид, сөйләшә алмый һәм берни дә ишетми. Бу хәбәрне ишетү белән барлык туганнарыбыз берләшеп, 6-7 машина белән шул ук кичне эзләргә Арча ягына чыгып киттек. Арчаның үзеннән, бик күп авыллардан көне-төне эзләдек. Инде өметләр өзелеп барганда, 19 май, кич белән, туганыбыз Ахмадуллин Ильмир Илдар улы аны эзләп табуын шатланып хәбәр итте. Ильмир бик күп авырлыклар кичеп, сазлыклар чыгып, хәлдән тайган туганыбыз Илдарны Поник Пүчинкәсе авылында эзләп тапты. Бу шатлыкларны үзенең башына килмәгән кеше бәлки аңлый да алмас. Туганыбызны табып, гомерен саклап калган өчен Ильмирга барыбыз исеменнән дә бик зур РӘХМӘТ. Ураза аенда күрсәткән изгелекләре үзенә меңе белән кайтсын, кайгы-хәсрәт күрмә. Көнне-төнне белмичә, берләшеп, зур тырышлыклар куеп эзләүдә катнашкан барлык туганнарыбызга да рәхмәтебезне белдерәбез...

Бер-беребезне югалтмыйк, хөрмәтле райондашлар! Билгесезлек – бик авыр халәт ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе