Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

18 яшендә миллионнар эшли

Егетнең урта белем турындагы аттестаты юк юклыгын, аның каравы, табышлы мавыгуы бар. Берничә ай эчендә ул ярты миллион сум акча эшләгән.

Стәрлетамак егете Инстаграм йолдызына әверелгән.

Стәрлетамакта яшәүче 18 яшьлек Михаил Двощанский, үзе теләгән эшне башкарып, моның өчен күп акча да алучы кешеләрнең берседер, мөгаен.

Егетнең урта белем турындагы аттестаты юк юклыгын, аның каравы, Инстаграмда 4,7 миллион подписчигы һәм селфи өчен битлекләр ясау кебек табышлы мавыгуы бар. Берничә ай эчендә ул ярты миллион сум акча эшләгән.

Михаил кечкенәдән компьютерлар белән мавыга. Аның гаиләсе бер урында озак яшәми, башта Мәскәүгә, аннары Таиландка, Кытайга күчәләр. Малайга төрле илләрдә укырга туры килә. Михаил, 12 яшендә дистанцион укуга күчкәч, 3D-модельләштерү белән шөгыльләнә башлый.

Инстаграмдагы биш миллионга якын подписчигына ул, барыннан да элек, селфи өчен битлек ясаучы буларак билгеле. Бу мавыгуы аңа 14 яшь булганда Таиландта яшәгәндә һәм үзенә беренче смартфонны сатып алгач башлана. Хәзер инде бу эше егеткә миллионнар китерә.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм акча эшләү