Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

19 нчы май - Пионерия көне яки ... (+фото)

Мин дә пионер чагымны хәтерлим. Отряд советы председателе һәм стенгазета редакторы идем. Миңа һәрвакыт башка укучылар өчен үрнәк булырга, матур язарга һәм матур итеп рәсем ясарга, тырышып укырга кирәк иде.


17 нче май көнне егетләр белән Балтачка сайлаучылар белән очрашуга махсус бераз алдарак барып, иң элек Балтач мәктәбе музеена кереп чыктык. Мәктәп директоры Гөлчәчәк ханым безгә мәктәп тарихын тәфсилләп сөйләде. Горурланырлык шәхесләре күп, Гөлчәчәк ханым үзе дә атаклы укытучылар династиясеннән!

Мәктәп елларына кире кайту мөмкин булсамы?! Кире кайтыр идем, тагын да яхшырак укыр идем, күбрәк китап укырга тырышыр идем, мөгаен.

Хәзер пионерия дә юк, мәктәп тәмамлаганга да инде быел 25 ел булачак. Классташлар белән очрашырга дип планлаштырабыз.

Ә сезгә пионер булу тәтедеме? Нинди яхшы истәлекләр белән уртаклаша аласыз? Языгыз.

Раил Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев