Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1990 еллардагы кебек саклык акчалары җилгә очарга мөмкин

Россия икътисадчысы Михаил Хазин шундый хәлнең килеп чыгу ихтималын әйткән.

Россиядә яшәүчеләр саклык акчаларыннан бер тапкыр коры калды инде. Менә хәзер 1990нчы еллардагы хәлләр янә кабатланырга мөмкин. Россиянең танылган икътисадчысы Михаил Хазин шулай дип белдергән. Шул ук вакытта, белгеч белдергәнчә, саклык акчасы билгеле бер хәлләр килеп туган очракта гына юкка чыгачак.

Белгеч аңлатып узганча, банк ячейкаларында сакланыла торган акчага кагыла бу. Ил икътисадындагы кризис аркасында алар кыйммәтен җуярга мөмкин. 90нчы елларда шулай булды инде. Бик күпләр үзләренең хәләл акчасынан коры калды. Шуңа күрә, икътисад алга таба да түбәнгә тәгәрәгән очракта, бу авыр хәл кабатланырга мөмкин.

Моңа кадәр Хазин Үзәк банк белән Финанс министрлыгының Россия икътисадын торгыза алмаячак дип санавын белдергән булган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саклык акчалары