Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1нче гыйнварда баш авыртмасын, дисәгез...

1нче гыйнварда баш авыртмасын, дисәгез...Яңа ел өстәле бик сирәкләрдә генә алкогольле эчемлекләрсез була. Шуңа яңа елның беренче көнен күпләр баш авырту белән каршы ала. Моны ничек булдырмаска?

Табиблар менә ниләр киңәш итә.

Алкогольне 31 декабрьдә иртән эчә башламау хәерле. Ә эчә башлаганчы өч-дүрт сәгать кала яхшы итеп ашап алырга кирәк. Ә инде бәйрәм табыны артында кабымлыклар белән генә чикләнмәскә, барлык ризыкларны да, кайнар ашларны да ашау дөрес булыр.

Иң мөһим киңәш: эчемлекләрне бутамаска. Үзеңә бер генә төрле “Яңа ел киче эчемлеге” сайлап куегыз. Аңа боз кушып эчсәгез, тагын да яхшырак. Организмга су – күбрәк, алкоголь азрак керәчәк.

Халыкта, имеш, исермәс өчен кулланыла торган хаталы фикерләр дә бар. Мәсәлән, эчәр алдыннан май кабып куярга. Бу сәламәтлеккә зур зыян белән яный. Табында майлы ризыклар болай да күп булачак. Бавырыгызны кызганыгыз! “Рәткә керү” өчен салкын һавада йөреп керү дә хәвефле булырга мөмкин.

Һәм иң яхшы киңәш – чама! Һәр кешенең күпме алкоголь куллана алу дәрәҗәсе геннарга без туганчы ук салынып куелган. Шуңа кем беләндер ярышу, кыстауга бирешү ярамас.

Яңа елның беренче иртәсен сау-сәламәт булып, елмаеп каршы алыгыз!

kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр