Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

20 апрельдән ЕГАИСка тоташмаганнарны штрафка тарта башладылар

Хәзер ЕГАИС системасыннан файдалануга салкын караучы эшкуарлар штрафлардан качып котыла алмаячак.

Моның өчен рәсми затларга - 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк.
20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь продукциясе турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш иде. Әлеге системага тоташмаган кибетләргә махсус штрафлар каралды. Акчалата җәзаны апрель аенннан гына гамәлгә кертү карары кабул ителде.

Бу 20 апрельдән соң гына сатып алынган исерткеч эчемлекләр турындагы мәгълүмат урнаштырылырга тиеш дигән сүз түгел. Системада 1 гыйнвар - 31 март аралыгында сатып алынган барча алкоголь продукциясе күренергә тиеш.

Фото: http://12news.ru/data/media/119/a7dd1d6cc35368f517673dab1a9947bf.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250