Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

20 елдан соӊ очрашу

12 нче июль - һәркем өчен җәйнең гадәти бер шимбәсе. Ә минем өчен ул зур бәйрәм булды,

чөнки бу көнне мин "Раил" кафесенең олы кунагы идем. 1984 нче елда кулларына зур чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 8 баламның инде мәктәпне бетергәннәренә 20 ел булган. Шул хөрмәттән барлык укыткан укытучыларын очрашуга чакырдылар алар.
Тантана мәктәптә сәгать 12 дә сыйныф җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Алар укыган сыйныф бүлмәсе алышынса да (хәзерге көндә ул китапханә) укучыларым үз парталарын тиз таныды. Шуларга утырып алар магнитофон язмасыннан үзләренең бәйрәм чыгышларын тыңладылар, дәрес вакытларын, күңелле вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Карточкалар карадылар һәм кабат истәлеккә төштеләр.
Аннан мәктәпнең 3 нче катына күтәрелделәр. Үзләренең чыгарылыш газетасына язган иншалары белән таныштылар, кулъязмаларын карадылар. Бүгенге көндә инде үзләре әти - әниләр булган укучыларымның йөзләре элеккечә балкый, күзләре дә элеккечә яна кебек. 20 ел узса да алар бердәм, дус булып калганнар.
Мәктәптәге үзгәрешләрне, бүлмәләрне карап чыккач очрашу "Раил" кафесендә дәвам итте. Монда мул табын артында алар үзләренең мәктәптән соңгы еллары, гаиләләре, уңышлары турында сөйләде, кадерле укытучыларының чыгышларын тыңлады. Тантана күңелле уеннар белән үрелеп барды. Уеннарны пенсиядәге өлкән укытучы Гөлфия, Гадения, Гөлсем, Флера һәм Нурания апалары өйрәтте. Күпме еллар үтеп шушы хөрмәтле укытучыларым һәм хезмәттәшләрем белән сөйләшү минем өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде.
Безне шулай хөрмәт итеп очрашуга чакырганнары, кирәкле һәм кыйммәтле бүләкләре өчен минем бәйрәмдә катнашкан барлык укытучылар исеменнән аларга кабат чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безне зурлаган өчен сезне Ходай зурласын. Һәркайсыгызга гаилә бәхете теләп калам.
Фото: http://serpantinidey.ru/post/166/scenariy-vechera-vstrechi-vipusknikov-quotveselie-uroki-20-let-spustyaquot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250