Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

20 елдан соң Юлия әнисен тапты

Юлия 4 яшьлек чагында "Минск - Осиповичи" поездында югала. Әти-әнисе аны ике тәүлек эзләгәннән соң, полиция хезмәткәрләре дә кушыла. Кызганычка каршы, кыз табылмый.

Бер көнне полициягә яшь егет шалтырата һәм таныш кызының әти-әнисен табарга ярдәм итүләрен сорый.

"24 яшьлек Юлия кечкенәдән ятим. Ул электричкада югалган булган. Башта интернатта тәрбияләнә, аннары бер гаилә аны тәрбиягә ала", - дип сөйли.

Егет кыз турында "Оршанка" гәзитендә укып та мәгълүмат җыя. Нәтиҗәдә, гәзиттә язылган һәр мәгълүмат, хәтта кызның маңгаендагы шрамы да туры килә. Юлиянең әнисен табып,  кыз белән ДНК үткәргәннән соң,  туганлык ихтималлыгы нәтиҗәләре  99,999 процентка тигез була.

Күптән түгел кыз белән әни 20 елдан соң очрашты.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш