Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

20 октябрь – Бөтендөнья Статистика көне

Әлеге истәлекле дата беренче тапкыр билгеләп үтеләчәк. БМО Генераль Ассамблеясенең 2010 елның 3 июнендә узган утырышында 2010 елның 20 октябрендә Бөтендөнья Статистика көнен билгеләп үтү турындагы резолюция кабул ителде. Бу инициатива белән БМО ның Статистика комиссиясе чыккан иде.

Рәсми статистиканың барлык илләр җәмәгатьчелеге һәм Хөкүмәтләре тормышында роле үсә бара. Рәсми статистиканы җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәтләр илкүләм институтларга әйләнде. Бөтендөнья Статистика көнен бәйрәм итүнең төп темасы - рәсми статистиканың казанышларын, аның төп кыйммәтләре - хезмәт итүне, профессионализмны, намуслылыкны билгеләп үтү. Статистика органнары эшчәнлеген җәмгыятьтә популярлаштыруга ярдәм итүче бу бәйрәм респондентлардан алып статистика мәгълүматларын кулланучыларга кадәр киң аудиториягә исәпләнгән.
Фото: http://ubr.ua/history/1020/2389

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250