Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2010 елда югалган татарстанлы , 8 ел коллыкта булганнан соң, өенә кайта ала

Бер елдан бу кеше үзенең колын дусты Ерланга төзелеш эшләренә бирә...

Руслан 2010 елда Урта Азиягә акча эшләргә китә һәм шул вакыт эчендә өч колбиләүчедә хезмәт куярга өлгерә, дип яза «Вести КАМАЗа».

Ташкентка килгәч тә, Руслан шунда яшәүче хатын-кызда эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Монда ул яхшы шартларда хезмәт куя һәм хезмәт хакы да ала. 2011 елда әлеге хатын-кыз аңа күбрәк хезмәт хакы түләргә риза булган Казахстанда яшәүче туганнарына барырга тәкъдим итә. Бу вакытта Руслан паспортын югалткан була, хатын-кыз аңа чикне легаль булмаган юл белән чыгарга ярдәм итә.

Шулай итеп ир казакъ фермеры Саулга эшкә урнаша. Монда ул ике ел эшли — аңа акча түләмиләр һәм шактый гына «кыен» да эләгә. 2013 елда Руслан фермадан кача, документлары һәм акчасы булмау сәбәпле, ул яңадан эшкә урнашмакчы була. Һәм янәдән икенче колбиләүче кулларына килеп эләгә, анысы да акча түләми, атларны начар караган сәбәп белән кыйный торган була. Бер елдан бу кеше үзенең колын дусты Ерланга төзелеш эшләренә бирә. Яңа хуҗа Русланны үзенең сәүдә нокталарының берсенә йөкче итеп куя.

Кешеләрне коллыктан коткару белән шөгыльләнүче «Альтернатива» хәрәкәте волонтерлары Русланга качарга ярдәм итә. Алар ир белән телефоннан качу планын килешәләр. Шулай итеп Руслан кача. Аны Үзбәкстанга алып чыгып, паспортын киредән торгызалар.

Август аенда, ниһаять, Руслан Мәскәүгә кайта ала, аннан соң аны озак еллар көткән һәм эзләгән хатыны һәм ике кызы, туганнары янына Татарстанга кайтаралар.

 

Якыннарыгыз коллыкка килеп эләксә, яисә берәр кешенең шундый хәлгә таруын аңлап алсагыз, «Альтернатива» хәрәкәтенең кайнар линиясенә шалтыратыгыз  8-800-550-71-40 и 8-965-345-51-61, яки күрсәтелгән почтага языгыз bstvo2013@yandex.ru.

Фото: vk.com/alternative_moscow

http://maydan.tatar/2010-elda-yugalgan-tatarstanly-8-el-kollykta-bulgannan-son-oene-kajta-aldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коллык