Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2012 — «Тарих елы»

РФ Президенты Дмитрий Медведевның 2012нче елны Тарих елы дип игълан итү турындагы указга кул куюы мәгълүм булды.

Бу уңайдан якын арада хөкүмәт тарафыннан махсус комиссия төзелеп ел дәвамында ил күләмендә үткәреләчәк төп чаралар ачыкланачак. Быел Бородино сугышы булуга 200 ел тулу да искә алып үтеләчәк, диелгән әлеге указда.
Агымдагы елның «Тарих елы» дип аталуы тарихыбызны тирәнтен өйрәнүдә, истәлекле урыннарыбызның һәм тарихи һәйкәлләребезнең үзенчәлекләрен, мирасыбызның асылын саклауда әһәмиятле җирлек тудырачак. Районыбыз матбугаты битләрендә дә тарих белән бәйле язмалар, истәлекле вакыйгалар сурәтләнгән укучыла рыбыз хатлары күбрәк урын алса, газетабызның һәр саны бай эчтәлекле һәм укырга кызыклы булыр иде.
Шунысы сөенечле, районыбыз тарихын аның Балтач районы булып оешуның алдагы елларыннан башлап һәр көнен үз эченә алып, авылларыбыз сулышын, үзәктәге яңалык һәм вакыйгаларны халыкка җиткерүдә озак еллар тугры хезмәт итүче «Хезмәт»ебезнең 80 еллыгы да нәкъ менә «Тарих елы»на туры килү бәхетле очраклылык һәм истәлекле вакыйга булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250