Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2014нче елга район буенча кайбер статистика күрсәткечләре уйланырга мәҗбүр итә.

Балтачыбыз республика күләмендә соңгы 4-5 елда балалар туу саны буенча алдагы урыннарда бара иде.

Тик 2014нче елда бу күрсәткеч бик үк мактанырлык булмаса да, балалар туу саны үлүчеләргә караганда күбрәк булу районыбызның демографик хәленә уңай тәэсир ясый.
2013нче елда 439 бала туган булса, 2014тә бу күрсәткеч - 415 кенә. Иң яшь әнигә - 15, ә әтигә 21 яшь булса, иң өлкән яшьтәге әни - 42, әти кеше 49 яшьләрдә. Ахыргы елларда икенче, өченче балаларын алып кайтучы гаиләләр күбәйгән. Яңа туган сабыйларга матур яңгырашлы, мәгънәле исемнәр ешрак кушыла башлады. Алар арасында популяр исемнәрдән ир балаларда - Камил, Кәрим, Әмир, Ислам, Ильяс, Самат, Салават,Булат, ә кызларда - Мәрьям, Камилә, Ясминә, Азалия, Әминә, Динә,Зәринә ешрак очрый.
Ә менә узган ел бакыйлыкка күчкән райондашларыбыз 2013тәгегә караганда 14 кешегә азрак, 2014нче елда 363 үлем очрагы теркәлгән.
Балтач районында 10 меңнән артык гаилә исәпләнә. Соңгы ике елда да 249 яңа гаилә барлыкка килгән. Соңгы вакытларда 1990-1995нче елларда туган балалар гаилә кора. Аларның саны 80нче елларда туган балалардан шактый азрак икән. Соңгы елларда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә "гражданский брак"ка өстенлек бирүче яшьләрнең саны да арткан. Дәүләт органнарында никахларын рәсмиләштермәгән гаиләләрдә быел 25 бала туу очрагы теркәлгән.
Тик аерылышучы гаиләләр саны елдан-ел арта: 2013нче елда - 59, ә 2014тә 67 гаилә таркалган.
Фото: http://pravkuban.ru/main/1158347072-v-krasnodarskom-krae-uluchshilis-demograficheskie-pokazateli.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250