Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2017 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? (сораштыру)

Тормыш үз авырлыгын каршыма кую белән әтәч дускай аның артыннан ук миңа бүләк ясады.

Алмаз Әхмәтгалиев, Кариле авылы: 
– Узып киткән Әтәч елы безнең гаиләгә мәшәкатьләр белән керсә дә, мин аны бик кызыклы һәм бүләкләр елы, дип әйтер идем. Тормыш үз авырлыгын каршыма кую белән әтәч дускай аның артыннан ук миңа бүләк ясады. Иң беренче бүләге – шигыремә җыр булды. "Идел" журналы, "Хезмәт" газетасында, "Казан утлары" сайтында әсәрләрем басылды. Үзебезнең олпат әдибебез Гарифҗан абый Мөхәммәтшин белән танышып, иҗатыма карата фикерен белдем, киңәшләрен алдым. Шигырьләрем белән үзебезнең "Кариле авылы тарихы" китабына кердем. (Яшь иҗатчыга бу үзе бик зур бүләк инде). "Ызандашлар" төркемендә дә югалып калучылардан булмадым. Сания апа Әхмәтҗанова, Гөлүсә Батталова белән якыннан танышып, әдәбият дөньясында бергәләп “кайнау” узып киткән елның иң матур хатирәләре. Ә гаиләмә килгәндә сер булып калсын. Һәр кешенең үз сере булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру