Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2017 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? (сораштыру)

Эльвина Иванова, Түнтәр урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:

– 2017 ел минем өчен журналистлар белән танышудан башланып китте. 12 гыйнвар - туган көнемдә әбием Казанга “Акчарлак” газетасы редакциясенә алып барды, чөнки “Акчарлак”ка 15 яшь” бәйгесендә 2нче урынны алган идем, анда бүләкләргә чакырдылар.

Аннан соң “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә кердек, анда мине бүләкләргә күмделәр, газетаның ничек басылуын күрсәттеләр. Миңназыйм абый үз куллары белән язып, истәлек бүләге бирде, фотоларга төштек. Җәй көне үзләре дә кунакка кайттылар, бик күңелле булды.

Аннан соң “Илһам” бәйгесе лауреаты булдым, диплом һәм китаплар белән бүләкләндем.

“Шәһри Казан” газетасы үткәргән “Әти хакы” конкурсында катнашып, махсус бүләккә лаек булдым, Рәхмәт хаты, мактау кәгазе һәм мультиварка бирделәр.

“Акчарлак” газетасы үткәргән лотереядә акча, “Хезмәт” газетасы үткәргән конкурста торт, абунәчеләр көнендә шикәр комы оттым.

Коррупциягә каршы көрәш максатыннан оештырылган “Надо жить честно” конкурсының муниципаль этабында 3нче урынны алдым, диплом һәм сертификат белән бүләкләндем.

Әтәч елы менә шундый могҗизалы ел булды минем өчен. 2018 елны да бик күңелле узсын дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру