Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2017 елда Балтачлыларның пенсияләренә тагын 5000 сум акча өстәләләчәк

Бер тапкыр бирелә торган 5 000 сум күләмендәге түләүне, пенсионерлар 2017елның гыйнвар пенсиясе белән бергә алачак. Моның өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк түгел.

Әлеге түләү бары РФ территориясендә даими яшәүче һәм пенсияләрен Россия Пенсия фонды аша алучыларга гына бирелә.

"Гомумән алганда, Татарстан Республикасында өстәмә түләү 1 117 мең иминият пенсияләрне һәм пенсия буенча дәүләт пенсия белән тәэмин ителүче эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга биреләчәк. Әлеге түләүләр барлыгы 5,6 млрд сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2016 елда Россия Пенсия фонды түли торган барлык төр пенсияләр 4% ка индексациләнде, шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе дә. Бер тапкыр бирелә торган түләү бюджетның чикле финанс мөмкинлекләре шартларында бәяләрнең үсүен пенсионерларга компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү хакындагы карарны РФ Хөкүмәте кабул итте. Хәзерге вакытта Хөкүмәт моңа туры килүче Федераль Закон әзерли һәм ул көзге сессия вакытында РФ Федераль җыелышына кертеләчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алдагы пенсияләрне индексацияләү, РФ Хөкүмәте тарафыннан 2017 елдан элеккегечә индексацияләү тәртибенә әйләнеп кайтырга, ягъни иминият пенсияләрен узган елның инфляция күләменә карап ә инде социаль һәм дәүләт пенсияләрен яшәү минимумының артуына карап индексацияләргә дигән карар кабул ителде.

Шулай итеп, 2017 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2016 елның кулланучылар бәясе үсеше индексыннан чыгып арттырылачак. Дәүләт пенсиясе һәм шул исәптән социаль пенсияләргә 2017 елның 1 апреленнән индексацияләү үткәреләчәк. Ул 2016 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы индексы үсешен исәпкә алып башкарылачак.
РФ кайнар линиясе: 8 800 775 54 45

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе кайнар линиясе: (843)279-27-27
Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
Социаль челтәрләр: www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Пресс-хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-11
E-mail: pressa.pfr@gmail.com
Балтач районы Пенсия фонды идарәсе телефоннары: 2-51-57, 2-46-53.
Фото: dddkursk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250