Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2018 елның 23 мартында безнең гаиләгә янгын афәте белән күзгә-күз очрашырга туры килде

Эштән кайтып кереп, 15 минут та үтмәде, электр челтәрендә очкын чыгып, түбәгә ут капты.

Озак та үтмәде,  ялкын стеналарны камап алды. Ул вакытта, без сарайда маллар карый идек, ә өйдә бала ялгыз иде. Шул мизгелдә әти-әни буларак кичерешләрне һәркем аңлыйдыр.  Афәт бүгенгедәй әле дә  күз алдыннан китми.  Әлеге язмам аша иң элек безгә, иң авыр минутларда беренче ярдәмгә килгән, рухи көч биргән, физик һәм матди ярдәм иткән барлык Нормабаш авылы халкына, авылдашларга гаиләбез исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар булмаса, янгын афәте тагын да аянычрак булыр иде. Янгын чыгып 10-15 минут вакыт та узмады, безнең белән бергә   күршеләр, барлык авылдашлар, яше дә, карты да  чиләк белән су ташып ут белән көрәшә иде инде. Йөрәкләнеп янып торган өйдән әйберләр ташучылар да шактый булды. Кешеләрнең шулай итеп ярдәмгә агылуларын күреп безнең күнелләр тулды. Чөнки бүгенге заманда янып торган ут эченә һәркем керми. Ә менә, бе знең Нормабаш авылында батыр йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел,зур хәрефтән башланган чын кешеләр яшәгәненә әлеге авылга күптән түгел  килеп яши башлаучы яшь гаилә буларак тагын бер кат инандык. Аллахның рәхмәтләре яусын инде безнең авылның һәр гаиләсенә.  Әлеге хәлдән соң, алга таба нишләргә дип, без каушап калдык. Чөнки 7 яшьлек малаебыз бар,тиздән 2 нче балабызны көтәбез. Беренче төнне безне күршеләр Дамир абый һәм Резеда апа кунарга эндәште. “Курше хакы-Аллах хакы”-дигән сүз чынлап та дөрес икән. Икенче көнне
Ильфат абый белән Дамира апа Галиевлар гаиләсе безгә вакытлыча торып торырга үзләренең туганнарының йортын тәкъдим итте. Әлеге ярдәмнәрдән соң безгә күпкә җиңел булып китте. Аерым Сезгә зур рәхмәт! Безнең кайгыбыз турында хәбәр Балтач районы буйлап та бик тиз таралды. Районыбызның без белгән һәм  белмәгән мәрхәмәтле кешеләре ярдәм кулы суздылар, вакытлыча тора торган өебезнең ишеге ябылмады, кем  булса да   төрлечә ярдәм итергә ашыкты. Безнең килгән кайгыдан түгел, киресенчә кешеләрнең шундый олы җанлы, кешелекле булуларыннан күзләргә яшь килде. Аерым   Шешенгәр авылында яшәүче Гадилә апага, Балтачта яшәүче Гөльфия апа  белән Илфат абый Нигматҗановлар  гаиләсе һәм балаларына рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Шулай ук Балтач янгын сүндерү бүле
ге хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм бригадасына, Балтач районы  администрациясенә һәм Норма авыл советына, Балтач районы мәктәп, балалар бакчаларына, бигърәк тә, Норма урта мәктәбе һәм “Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасы” коллективларына, Балтач районы мәчетләренэ  барлык читтә калмаганнарга.  Зур рәхмәт әти-әниләргә,аларның сабырлыкларына, түземлекләренә һәм эчкерсез ярдәмнәренә! Балаларыңга килгән кайгыны кичерүгә караганда үз башыңга килгән кайгыны кичерү  җиңелрәк  диләр. Туганнарга, дусларга, мөселман кардәшләргә, хезмәттәшләргә рәхмәт хисләребез ташып тора. “Хезмәт” газетасы редакциясенә аерым чын күңелдән рәхмәт. Дөресен
әйткәндә, без моның кадәр аңлау һәм ярдәм көтмәгән идек. Без, бүгенге көндә матъди ярдәм кеременә төзү материаллары ала башладык. Аллахның һәм Сезнең барыгызның да ярдәменә таянып без акрынлап аякка басабыз.Сезнең ихластан ярдәмегез безгә боегырга ирек бирмәде,  көч һәм рух бирде. Аллахның рәхмәтләре яусын хәрберегезгә.  Сезне һәм сезнең гаиләләрне Аллах сакласын! 

Нормабаш авылы.  
Азат һәм Ләйсән Бадрутдиновлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар