Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2019 елда Казанда бушлай парковка көннәре билгеле булды

Машина йөртүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкаларында автомобильләрен бушлай калдыра алачак.

(Казан, "Татар-информ") Казан хакимияте 2019 елда шәһәр парковкалары бушлай булачак көннәрнең исемлеген бастырып чыгарды. Шул хактагы мәгълүмат Казанның хокукый актлар һәм документлар җыентыгында урнаштырылган.

«2019 елда Казанның автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкаларда, бәйрәмнәрне башка көннәргә күчерүгә бәйле рәвештә, бәйрәм һәм ял көннәрендә (1 – 8 гыйнвар, 23 февраль, 8-9 март, 1 – 4 май, 9 – 11 май, 12 июнь, 30 август, 4, 6 ноябрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) транспорт чараларын калдыру бушлай булачак», - диелә Казан шәһәре Башкарма комитеты карарында.

Карарда әйтелгәнчә, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре ТР Президенты указы белән билгеләнә.

Ай башында Казанда муниципаль парковка урыннары саны 2200 берәмлектән артып китте. Парковканың бер сәгате, аның кайда урнашуына карап, 30-100 сум тәшкил итә.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парковка