Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2019 елда пенсия ничек билгеләнәчәк

Элеккеге кебек үк, 2019 елда пенсия билгеләү өчен стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр үтәлү зарур. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия яшен арттыру инвалидлык буенча пенсиягә кагылмый. 

2019 елдан Россиядә гомум билгеләнгән пенсия яшенә күчеш чоры этаплап арттырыла башлаячак. Закон салмак кына яңасына күчүне күздә тота, шуның нигезендә пенсия яше 2019 елдан бер елга артып бара. Әлеге үзгәрешләр беренчеләрдән булып 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагылачак. Пенсиягә чыгу яшен озайту акрынлап барачак, әйтик, 2019 елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр алты айдан соң лаеклы ялга китә алачак. Шул рәвешле, пенсиягә чыгу яше акрынлап артып, 2024 елда хатын-кызлар – 60 яшьтән, ир-атлар 65 яшьтән лаеклы ялга китә торган була. 
Шулай да күп кенә россиялеләр өчен пенсия элеккеге яшь чикләрендә түләнәчәк. Бу, беренче чиратта, пенсиягә вакытыннан алда чыгарга ташламалары булган кешеләргә кагыла. Мәсәлән, шахтерлар, коткаручылар, 
җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм авыр хәлдә эшләүче башка хезмәткәрләре. Мондый хезмәткәрләрнең күбесе, элеккеге кебек үк, җенесенә карап, 50 һәм 55 яшькә пенсиягә чыгачак. Ташламалы пенсиягә чыгу шулай ук педагоглар, табибларда да саклана. Шул ук вакытта 2019 елдан мондый очракларда пенсия билгеләү күчеш чорын исәпкә алып башкарылачак. Мәсәлән, 2019 елның апреленә кадәр кирәкле педагогик стажны эшләгән мәктәп укытучысы күчеш чоры нигезендә пенсиягә алты айдан соң, агымлагы елнын октябрь аенда чыга ала. 
Элеккеге кебек үк, 2019 елда пенсия билгеләү өчен стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр үтәлү зарур. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия яшен арттыру инвалидлык буенча пенсиягә кагылмый. 

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия