Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2021 елда Татарстанда тотылган автомобильләр бәясе 24 процентка артты

Экспертлар фикеренчә, тотылган автомобильләргә кызыксыну артуга яңа машиналар җитмәү йогынты ясаган.

Татарстанда узган ел автомобиль бәясе 2020 ел белән чагыштырганда 24,2 процентка арткан һәм 385 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанда икенчел базарда автомобильләрнең иң популяр маркалары булып ВАЗ (LADA), Kia, Hyundai, Chevrolet һәм Renault санала. Шул ук вакытта безнең ил модельләре сатуның гомуми күләменең 32 процентын били һәм иң ихтыяҗлы булып тора. Республикада LADA Kalina, LADA 2114 Samara, LADA Granta, LADА Priora һәм Kia Rio автомобильләре яхшы сатыла. Бу хакта «Авито Авто» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елда Renault маркалы (аларның бәясе уртача 15 процентка арткан) һәм ВАЗ (LADA) (15,1 процентка) автомобильләренә бәя аз гына арткан. Kia һәм Hyundai автомобильләренең бәясе дүрттән бер өлешкә күтәрелгән — 27,1 һәм 26,2 процент булган, ә Chevrolet маркалы автомобиль бәясе 1,3 тапкырга арткан.

2021 елда республикада икенчел базарда авто сатуның үсеш динамикасы 0,8 процентка артты. Экспертлар фикеренчә, тотылган автомобильләргә кызыксыну артуга яңа машиналар җитмәү йогынты ясаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, казанлылар автомобильләрнең икенчел базарында 70 процент очракта чит ил машиналарын сайлый.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль бәяләр арта