Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2022 елда безне ниләр көтә?

Көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс елы менә ниләр вәгъдә итә

Йолдызнамә

КӘҖӘМӨГЕЗ. 2022 елда кәҗәмөгезләр бар нәрсәне контрольдә тотса, иренмичә, тимерне кызуында сугып барса, искиткеч нәтиҗәләр көтелә. Эшләрендә төрле тикшерүләр белән бимазаларлар, шуңа күрә итәк-җиңнәрен җыеп йөрергә кирәк. Күптән уйлап йөрсәләр дә, Юлбарыс елында эшне алыштырмаска киңәш ителә. Үҗәтлек һәм тырышлык күрсәткәндә, йолдызлар бу эшләрендә дә ел дәвамында шактый табыш вәгъдә итә. Ләкин лотерея, челтәрле маркетинг ише авантюраларда уйнарга ярамый. Гаиләдә сабыр булырга, «җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән әйтемне истән чыгармас-ка кирәк. Ялгыз кәҗәмөгезләр март һәм июль айларында гашыйк булачак.

СУКОЯРларга 2022 елда күбрәк эшләргә, аралашу даирәсен киңәйтергә һәм актив рәвештә яңа үрләр яуларга туры килер. Күпләр аларга көнләшеп карар, аяк чалырга тырышыр, ләкин аларның мәкерләре барып чыкмас. Гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Гашыйк сукоярларга да мөнәсәбәтләрне ачыклап, гаилә корырга дигән карарга килергә вакыт. Юк проб-лемаларны зурга җибәрмәскә, бөтен нәрсәне йөрәккә якын алмаска кирәк. Җәен җылы якка барып ял итеп кайту да комачау итмәс. Гомумән алганда, юлбарыс сукоярларга күп файда китерәчәк.

БАЛЫКлар өчен 2022 ел бик тиз һәм актив узачак. Эшләрендә, күнегелгән тормыш итү рәвешендә һәм шәхси тормышларында тамырдан үзгәрешләр көтелә. Бүтән урынга күчсәләр дә үкенмәсләр, яңа эш урынында талантлары ачылыр, үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр чыгар. Көтелмәгән чыгымнар аркасында акча янчыгы ел дәвамында шактый юкарыр. Аның каравы, 2023 елда мондый проблемаларның эзе дә калмаячак. Гаиләдә тәлинкә ватылмый тормас, шуңа күрә, беренче чиратта, үз-үзләрен кулда тотарга, сабыр булырга тырышырга кирәк. Мондый вакытлы проб-лемалар барысы да үтәр. Иң мөһиме, балалары ел дәвамында бары тик шатлык кына китерер.

КУЧКАРлар тормышына да яңа ел шактый үзгәрешләр китерәчәк. Һәм алар яңа этап башлануга уңышлы старт булып торачак. Март, июнь һәм август айларында бик үк уйлап бетерелмәгән адымнары аркасында бераз акча югалтулары ихтимал. Аның каравы, ноябрьдә күп итеп акча эшләп алу мөмкинлеге чыгачак. Күпләр фатир, йорт яки дача сатып алу бәхетенә дә ирешер. Шәхси тормышларында да зур үзгәрешләр булачак. Ялгыз Кучкарларны Юлбарыс елында танышулар да көтә. 2022 елда иммунитетларын ныгытырга, депрессияләргә бирелмәскә, яхшылап тукланырга һәм кирәк вакытта тиешенчә ял итәргә кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. 2022 ел – үгезбозауларга тормыштагы урыннарын ачыклау елы. Аларга ел башында акчаны экономияләп яшәргә туры килер. Ә елның икенче яртысында акчалы гына «шабашка» килеп чыгар, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышырга кирәк. Ел азагында исә яңа урынга күчү яки эштә үсү җае туар. Мәхәббәт өлкәсендә бар да ал да гөл дияргә мөмкин, тик бер шарт белән: элеккеге үпкә-ачуларыгызны онытырга һәм беркайчан да юк-бар өчен ызгышмаска кирәк. Ялгыз үгезбозауларга ел азагына таба якын-тирәдәгеләргә игътибар белән карау мәслихәт: икенче яртылары янәшәдә генә. Фатир сатып алу, ремонтлау, яшәү урынын алыштыру яки күченү кебек зур мәшәкатьләр чыгарга мөмкин. Сәламәтлекләре тәртиптә булыр, тик шулай да организмны сакларга тырышырга кирәк.

ИГЕЗӘКЛӘРне тормышның бөтен өлкәсендә дә мөһим үзгәрешләр көтә. Озак уйларга, анализларга вакытлары булмас, бар нәрсәне тиз хәл итәргә туры килер. Күптән күңелләрендә йөрткән планнарын, проектларны тормышка ашыру җае чыгар. Студентларның чит шәһәргә яки чит илгә укырга китүләре ихтимал. Юлбарыс елында игезәкләргә табыш та шактый керер, ләкин шул ук вакытта чыгымнар да күп булыр. Тотрыклы булмаган гаиләләр таркалырга, гашыйкларның мөнәсәбәтләре дә өзелергә мөмкин. Сәламәт-леккә килгәндә – барысы да ал да гөл. Ел дәвамында яхшы компанияләрдә ешрак булырга, яхшы кешеләр белән аралашырга тырышасы гына.

КЫСЛА. Юлбарыс тырыш, үҗәт, максатчан кыслаларны ярата, шуңа күрә эшләргә иренмәсәләр, ел бөтен яктан да искиткеч уңышлы булачак. Мөмкинчелек чыкса, белем арттыру, эш урынын алыштырудан да курыкмаска кирәк. Иҗат өлкәсендә, сәясәт белән бәйле эшләрдә һәм белем-тәрбия тармагында хезмәт куючыларга үзләрен күрсәтергә җай чыгачак һәм бу форсатны кулдан ычкындырырга ярамый. Тырышлыкларын күреп, яңа эшләр тәкъдим итәргә, карьера баскычында күтәрергә мөмкиннәр. Гаиләдә түземле, тугры булырга, бурычка акча алмаска, булган кредитларны вакытында түләп барырга тырышырга кирәк. Февральдә кыслаларны үтә җаваплы һәм табышлы эш көтә.

АРЫСЛАН. Юлбарыс елында бер зур гына планнары тормышка аша башлар. Кайбер арысланнарга эш яки яшәү урыннарын алыштырырга туры килүе дә бар. Йолдызлар аларга быел кредитлар алмаска, ел башында акчаларын саклап тотарга киңәш бирә. Шәхси тормышларында җитди генә үзгәрешләр көтелә. Гашыйк парлар гаилә корып, көнкүрешләрен җайлау, бергә яшәргә өйрәнү белән мәшгуль булырлар. Гаиләле арысланнарга бер-берсенә игътибарны арттырырга кирәк. Быел йорт салу яки фатир ремонтлау ише мәшәкатьләр дә чыгуы ихтимал.  

КЫЗларны бар яктан да бик тә уңышлы ел көтә. Эштәге проблемалар җайга салыныр, җитәкчеләр сәләтләрен бәяләр, тырышлыкның әҗерен алырлар. Ләкин моңа карап дөньяны онытырга, борынны күтәрергә ярамый. Җәйгә таба күчемсез милек сатып алырга мөмкин. Планнарны, максатларны чит кешеләргә сөйләргә кирәкми. Ел дәвамында сәяхәтләр, күңелле очрашулар көтә. Ялгызлар көзен чын мәхәббәтләрен табарга мөмкиннәр. Башлары белән эштәге һәм гаиләдәге мәшәкатьләргә чумып, сәламәтлек турында да онытмаска, ешрак елмаерга, күңелсез уйлардан, начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк.

ҮЛЧӘҮ. Елның беренче яртысында вак-төяк проблемалар булыр, тик алар барысы да вакытлыча гына. Җәйгә бөтен проблемалар хәл ителер. Яңа кешеләр белән танышудан, коллектив белән табигатьтә ял итүдән читләшмәскә, беркемгә дә хәтерен калдыра торган сүзләр әйтмәскә, таш белән атканга да аш белән җавап бирергә кирәк. Язын һәм көзен акча белән бәйле мәсьәләләрдә, шулай ук аферистлар кулына эләгүдән сак булырга кирәк. Ел азагына акча эшләп алу мөмкинлеге чыгар. Шәхси тормышта әллә ни үзгәрешләр көтелми. Ялгыз үлчәүләргә гаилә коруны алдагы елга калдырып торсалар да ярый. Җәяү йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга, юкка-барга кәефне төшермәскә кирәк.

ЧАЯНнар өчен юлбарыс елы мөһим вакыйгалар, тормышта зур үзгәрешләр белән истә калыр, бигрәк тә елның беренче яртысы. Эшне алыштырырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Ел азагында яхшы гына акча эшләп алу җае чыгар һәм нәтиҗәдә, яңа елны яхшы кәеф белән каршыларлар. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә, сәламәтлек мәсьәләсендә бар да яхшы һәм тотрыклы. Аларны кызыклы яңа танышулар көтә. Тыныч тормыш рәвеше алып барсалар, төрле чирләр читләтеп үтәр.

УКЧЫлар өчен эш мәсьә-ләсендә елның беренче яртысы (бигрәк тә апрель ае) шактый тынгысыз һәм киеренке булыр, көзгә таба бар да җайланыр. Эшләре артачак, ләкин шул ук вакытта хезмәт хакы да күтәреләчәк һәм иң мөһиме, күпләр, ниһаять, күңелләренә хуш килгән эшне табачак. Укчыларның өйләрендә тотрыклылык һәм тәртип хөкем сөрер. Юлбарыс елында балаларны укыту белән бәйле шактый чыгымнар таләп ителүе бар. Ялгыз укчылар, бигрәк тә кызлар, әгәр принц килгәнен өйдә тыныч кына көтеп утырмасалар, быел үз тиңнәрен очратачак һәм бу очрашу көзгә үк туй белән тәмамланырга мөмкин. Йолдызлар укчыларга спорт белән шөгыльләнергә, эштән соң тиешенчә ял итәргә һәм нер-выларын сакларга киңәш бирә.

(Язма социаль челтәрдән тупланды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев