2022 елдан Казанның муниципаль парковкалары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бушлай була
Яңа елдан Казанның муниципаль парковкаларына яңа эш режимы кертелә.
Яңа елдан Казанның муниципаль парковкаларына яңа эш режимы кертелә. Гыйнвар аеннан башлап шәһәр парковкалары якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көннәрендә дә бушлай булачак. Эш көннәрендә 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр түләүле булачак. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Бу автомобильләр агымын тәртипкә китерер дип өметләнәбез», - диде Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук бу яңалыкның намуслы автомобильчеләрне сөендерергә тиешлеген билгеләп үтте.
Муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 2020 елда пандемия чорында эшмәкәрләргә ярдәм чараларының берсе буларак кертелде. Парковка өчен түләү эш көннәрендә генә 7:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар бушлай эшли. Мондый режим 2021 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Муниципаль парковкаларның яңа эш режимы, Казан мэры фикеренчә, бизнес җанландырачак, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәрендә.
Элегрәк «Татар-информ» Яңа ел каникулларында муниципаль паркингның бушлай эшләячәген хәбәр иткән иде. Агентлык шулай ук 2022 елга парковкаларның эш графигын бастырып чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 22 декабрьдән башлап түләүле паркингтан бушлай файдаланырга тырышкан автомобильләргә махсус җайланмалар - блокираторлар урнаштыра башладылар.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев