Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2022 елны дөрес башлагыз!

Ничек итеп дисезме?

Яңа ел турындагы халык сынамышлары елны шәфкатьле эшләрдән башларга киңәш итә. Бу очракта сез яхшы флюидлар җәлеп итәчәксез һәм ел буе уңыш-бәхеткә күмелеп яшәячәксез.

Ел буе муллыкта яшисегез килсә, Яңа ел каршылаганда өстәлегез сый-нигъмәттән сыгылып торсын.

Филиппиннар, мәсәлән, Яңа елны каршылаганда өстәлгә 12 түгәрәк җимеш куя һәм өйдәге барлык бүлмәләргә бакыр тәңкәләр сибеп чыга. Болай иткәндә елның 12 ае да муллыкта-шатлыкта үтәчәк икән.

Яңа елга бурычлар белән кермәгез! Ничек тә түләп бетерергә тырышыгыз. Яңа ел алдыннан кредит та алмагыз, үзегез бурычка да бирмәгез. 365 көн буе финанс проблемалары теләмәсәгез...

Яңа елның беренче көнендә өйгә кемнең керүе дә бик мөһим. 2022 елның ничек үтәчәге сәгать уникене сукканнан соң өегезгә беренче булып кергән кешегә бәйле. Ул кеше бүләк белән керсә бик яхшы! Ир-егет булса, тагын да хәерлерәк.

Яңа елга каршы төндә сезгә хуҗасыз мәче яки эт ияләште икән, аны кумагыз. Өегезгә яшәргә алалмасагыз да, яхшылап ашатыгыз. Киләсе ел байлыкта һәм бәхеттә үтәчәк.

Гыйнварның беренче атнасы елның ничек үтәчәген билгели. Шуңа аны матур һәм күңелле үткәрергә тырышыгыз.

1 гыйнварга иртән уянгач идәнгә уң аяк белән басыгыз. Ел буе эшләрегез уңышлы барыр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап