Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса…(фото)

… коры көннәр килә, диелә халык сынамышларында.

Ә 25 май кояшлы матур көн булды. Тик менә кичен генә күк йөзен кара, шомлы болытлар каплады, күк күкрәде, яшен яшьнәде, тоташ болытлар агылды. Башка авылларга зыян китермәгән булса, Балтач тирәсендәге авыл өстеннән хәере белән генә үтте ул. Әйтерсең лә, иртәгә уразага хәзерлек ничек бара дип күзәтте болытлар. Хәерлегә булсын! Ә халык сынамышларына килгәндә, күзәтүне дәвам итик.

26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.

27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.

29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.

30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.

31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250