Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

25 яшьлек Хәлимә берьюлы тугыз бала - 5 кыз һәм 4 малай тапкан

Африкадагы Мали дәүләтендә гадәттән тыш вакыйга булган.

Мали республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы үз фейсбугында хәбәр иткәнчә, 25 яшьлек Хәлимә исемле хатын берьюлы тугыз бала — биш кыз һәм дүрт малай тудырган. Балалар барысы да үзләрен яхшы хис итә.

Хәлимә ике атна буена Малиның башкаласы Бамако шәһәрендә хастаханәдә ята. Аның карынында җиде бала бар дип уйлаганнар. Илнең президенты Ба Ндау Хәлимәне Марокко хастаханәсенә күчерү турында указ имзалый, чөнки үзләрендә медицина начар булу сәбәпле, балаларны саклап калып булмас, дип уйлыйлар.

Ведомство белешмәсе буенча, Малида да, Мароккода да УЗИ ясаган чакта Хәлимәнең карынында җиде бала гына күрәләр. Балаларны кесеров кисеме ясап таптыралар.

Балалар дөньяга килгәннән соң, Малиның сәламәтлек саклау министры Фанта Сиби ике ил табибларына да авырлы хатынны уңышлы дәвалау өчен рәхмәт белдерә.

Тугыз бала — күпмедер дәрәҗәдә дөнья рекорды. 2017 елда Һиндстанда 42 яшьлек хатын 11 бала туган дип язган иде. Әмма бу хәбәрнең дәлилләре булмады. 1971 елда Филадельфиядә, 1977 елда Бангладешта 11 бала туган очраклар бар, әмма бер бала да исән калмаган. Бу очракта балалар 500 граммлы булса да, аларның исән калырга шансы зур, дип язалар.

«Московский комсомолец» репордуктолог Маргарита Аншинадан интервью алган. Табиб әйтүенчә, игезәкләр туу да сирәк очрак, ә бу исә гомумән уникаль хәл. Табиб бу очракта ЭКО булгандыр дип фаразлый — тугыз эмбрион күчергәннәр, тугызы да исән калган. Яки инде 20 эмбрион керткәннәр, тугызы исән калган. Алга киткән илләрдә бер эмбрионнан артыкны кертү тыела, Россиядә исә ике эмбрионнан артыкны кертү тыелган. Эмбрионнар үлсә, процедураны яңадан башлыйлар. Ә артта калган илләрдә мондый тыюлар юк. «Хатын үзе тугыз балага уза алганмы?» дигән сорауга табиб андый шанслар бик түбән, юк дәрәҗәсендә дип бәяләгән.

Күп бала булганда балалар һәрвакыт кечкенә булып туа.

Россиядә соңгы елларда күп бала туган очрак Диңгез буе краенда, Меркуловлар гаиләсендә булды. Биш бала тапкан Анастасия ЭКО ясатмавын әйткән иде.

Биш бала 55 млн очракка бер — елына 150 генә туа.

Табуын табу, ә багуы ничек! Бу очракта Хәлимәнең якыннарына «Әй, Хәлимә, Хәлимә…» дип уфтанып җырларга гына кала.

Чыганак: Интертат ; фото: Мали сәламәтлек саклау министрлыгының Фейсбугыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала туу күп балалы әниләр гадәттән тыш хәл