Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2нче балалар бакчасы яны төзекләндерелә (фото)

Нариман урамында урнашкан 2нче балалар бакчасыныӊ башкалардан бер өстенлеге бар - ул үзәктә урнашкан. Әти-әнигә балаларын калдырырга һәм алырга уӊай, бер исәптән кибетләрне дә йөреп чыгарга була, үзәктә булган вакыйгалардан да читтә калмыйсыӊ.

Шушы өстенлек, икенче яктан зур кимчелеккә әйләнә дә куя, чөнки балаларны машина белән китерсәӊ, туктар урын юк, коляска белән илтсәӊ, урамдагы зур йөк машиналары арасыннан йөрергә кирәк.
Ниһаять, бу җитешсезлек күпмедер дәрәҗәдә юкка чыгарга тора. Балалар бакчасыныӊ Нариман урамы кырыеннан су юлын киӊәйтеп, аӊа бетон ябык улаклар урнаштырыла, соӊыннан аныӊ өстендә машиналар белән туктап торырга мөмкин булачак. Җәяүлеләр дә онытылмас, алар йөри торган юл тәртипкә китереләчәк. Җәүлеләр өчен юлларда уӊайлык тудыру эшләренеӊ күбесе киләсе елда башкарылыр, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250