Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

30 градус суыктан соң 1 градус җылы булачак: синоптиклар атна ахырына аномаль җылылык вәгъдә итә

Татарстан синоптиклары көчле суыклардан соң җылы булачак дип фаразлый.

Бүген, ягъни 21 гыйнварда көндез атмосфера басымы төшеп, явым-төшем акрынлап тукталачак. Төнлә һава температурасы – 18–23, көндез 10–15 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Җомга көнне Татарстанга чираттагы җылы һава үтеп керәчәк. Урыны белән көчле кар-буран, секундына 15–20 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә – 15–20, иртән һава температурасы 6–11 градус булачак.

Ә инде көндез һава температурасының 1 градуска кадәр җылынуы көтелә, көнчыгыш төбәкләрдә 8 градус салкын булуы фаразлана. Юлларда – кар көртләре һәм бозлавык. Шимбә – 23 гыйнварда кар-буран туктаячак, һава температурасы көндез – 1–6, төнлә 11–16 градус салкын булачак.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы