Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

30 минутта борщ пешерү серләре

Ярты сәгать эчендә борщ пешереп була, дип уйлыйсызмы? Аш өчен кирәкле шулпа һәм яшелчәләрне туңдырып куйсаң, була.

Моның өчен иң элек кишер, чөгендер, татлы борыч, помидор һәм суганны (кайберәүләр петрушка яки пастернак тамырын да куллана) юып чистартырга. «Заправка»ны берочтан күбрәк ясап кую өчен һәр яшелчәне яртышар кило чамасы алырга кирәк. Кызыл һәм сары борычны озынча итеп, башлы суганны, помидорны шакмаклап турарга. Чөгендер һәм кишерне эре тишекле угычтан уарга. Хуш ис бирү өчен укроп һәм петрушка (ваклап турап) өстәргә мөмкин.

Туралган, уылган яшелчәнең һәммәсен тирән эчле зур савытка тутырып, әйбәтләп болгатырга. Шуннан целлофан капчыкларга юка гына катлам ясап урнаштырырга (бер тапкыр борщ әзерләргә җитәрлек итеп). Туңдырганда, барлык яшелчә тоташ бер катлам хасил итеп катачак. Ә менә һәр ике сәгать саен капчыкны суыту камерасыннан алып, селкетсәң яки кул белән таркатып җибәрсәң, яшелчәләр бик матур гына туңачак.

Чөгендер ашы өчен кәбестәне (ваклап турап) аерым туңдыру әйбәт (анысын туңдырып тормасаң да була – аш пешергәндә генә турап салуның да бернинди кыенлыгы юк). Юкса «заправка»га кәбестәне дә кушкан очракта бик зур капчык кирәк булачак һәм ул суыткычта күп урын алып торачак.

Яшелчәләрне майда кыздырып алганнан соң да катырырга мөмкин. Бу очракта суынгач кына аларны капчыкларга тутыру кирәк.
Борщ пешергәндә, «заготовка»ны эретеп торуның хаҗәте юк. Кайнап торган шулпага саласың да – шуның белән шул.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су