Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

31 нче декабрьдә ял итәчәкбез

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 31 нче декабрендә ял көне турындагы боерыкка кул куйды.

Документ нигезендә 31е өчен өчен эш көне итеп 26 декабрь билгеләнгән.

Боерыкта сүз ТР Дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, аларны билгеләү һәм алардан азат итү Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган затлар, шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара.

Татарстан территориясендә республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципалитетларга, дәүләт органнарына  һәм башка оешмаларга тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителде.

Карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатларында кабул ителде. 31 нче декабрьдә традицион бәйрәм көне, Яңа елга әзерлек, шулай ук кадерле вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеген исәпкә алып, татарстанлыларны бу көнне эштән азат итәргә тәкъдим ителде. Хезмәт кодексында билгеләнгән барлык таләпләрне үтәп, бу эш көне 26 нчы декабрьгә - шимбә көнне күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл клубларында маскарадлар буламы? Или ойдэ утырып тилерсеннэр болар дисезме

    Теги: яллар