Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

3,5 литр сөткә 1 литр бензин бирәләр

Соңгы көннәрдә татар телле интернетны да, урыс теллесен дә бензин бәяләре берникадәр сискәндереп алды. Аңла­шыла инде: Россиядә бердән­бер булган бу ыргылыш барыбызның да кесәсенә нык суга. Мотор ягулы­гы­ның кискен өскә сикерүен рәсми сүзчеләр нефть бәяләре үсү белән аңлаталар.

rbc.ru

Бездә бит һәрва­кыт­та да бензин йә нефть бәясе күтәрелгәнгә, йә ”кара алтын” бәясе очсызланганга карап үсә. Җир мае очсызланса, ягулык сатучылар бәя күтәреп югалтуларын каплый­лар, кыйммәтләнсә, тагын шуны ук кабатлыйлар. Нефть дәлиле башка илләр белән чагыштырып караганда бик нык аксый. ”Кара алтын” сатучы Казахстанда, мәсәлән, апрель аенда бензин очсызланган икән: безнең сумнарга күчергәч АИ-92 маркалы ягулыкның литры 30 сум да тормый. Кыйммәт чакта 30 сум 60 тиен тирәсе булган. Нефть экспортлаучы Иранда 21 майга бензин бәясе Россиядәгедән 2,53 тапкыр, Кувейтта – 2,02; Согуд Гарәб­ста­нында – 1,31; мотор ягулыгын сатып алучы Кыргызстанда да бездәгедән якынча 1,07 тапкыр арзанрак икән.

Газета хәбәрчесе чагыштырды: җир маена бәя котырып үскән һәм барреле 120 долларга якын булган 2014 елгы май аеның бу көннәрендә Казанда АИ-92 маркалы бензин 29 сум 91 тиен булган. Доллар паникасы булган көннәрдә, 2014 елның декабрь ахырында, 31 сум 70 тиен­лек бензин якканбыз. 2015 елның шушы чорында ягулык берни­кадәр очсызланган: АИ-92 бәясе Казанда – 30 сум 48 тиен. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең хез­мәт хакы ул чакта хәзергедән байтак югары иде. Машинага бер литр бензин салу өчен авыл кешесе ул чакта 2 ярым литр сөт сатарга тиеш иде. Бүген шул ук күләмдә ягулык өчен 3,5 литрга якын сөт тапшырырга кирәк. 2016 елның маенда ”кара алтын” бәясе чагыштырмача тотрык­лы, доллар да арзанрак чакта бензин инде 33 сум 83 тиен булган. 2017 ел мае бәясе инде 36 сум 14 тиенгә күтәрелгән. Сөт пропорциясе белән үлчәсәк, бу – якынча 2 литр сөт дигән сүз, шуңа күрә авыл кешесе ул чактагы күтәрелешкә шың­шымаган, түзгән. Авылда чәчү барган бу көннәрдә, мотор ягулыгы аркага пычак белән кадаганда, хуҗалыклар ничек түзәргә тиеш? Тракторлар азыгы булган дизель ягулыгы бензинга караганда да кыйммәтрәк бит.

Татарстанда традицион рәвештә бензин бәяләре Идел буе федераль округындагы күршеләрдән арзанрак йөри әле. Рәсми статистика күрсәткечләре иң кыйм­мәт бензин безнең округта Киров һәм Пермь өлкәләрендә, Мари Илендә булуын дәлилли. Шуңа күрә социаль челтәр­ләрдә эленгән чекны күргәч, татарстанлылар: “Бу бездәме?” – дип шаккаталар. Шаккатмас идең, без­нең нефтьне эшкәртеп бензин ягучы белорусларда да ягулык бәясе бездә­гедән чүт кенә арзанрак. Көн­батыш бу күрше дә мотор ягулыгын Европа илләренә сатып табыш ала югыйсә. Әмма читтә кыйммәтрәк дип, үз халкын ягулык бәясе белән камчыламый.

Россия Хөкүмәте, инде ягулыкка акцизларны киметеп, бензин бәяләре ыргылышын туктатырга вәгъдә итә. Ләкин бәя тө­шәр дип вәгъдә бирми беркем дә. Бик яхшы дигәндә безгә 40-42 сумлык АИ-92­ле бензинга күнегергә туры ки­ләчәк, димәк.


Рәшит Фәтхрахманов.

saba-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заправка