Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

40 кеше хастаханәдә...

7 августта Новороссийск шәһәре янында булган юл һәлакәтендә Татарстан кешеләре дә имгәнгән. 

Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, туристлар утырган "Хендай" автобусы һәм "Фольксваген Туарег" машинасы трассада бәрелешкән. Шуннан соң ике машина да таудан төшеп киткән. 

Автобуста ике кеше - Чаллыда яшәүче 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз булган. Алар имгәнгән. Хәзер хастаханәдә яталар. Якташларыбызның хәле стабиль дип бәяләнә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 40 кеше хастаханәдә, 13 кешегә операция ясаганнар. Өч кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Алар җиңел машинада утырган.

Хокук саклау органнары җинаять эше ачкан.

Краснодар краенда куркыныч автоһәлакәт: туристлар утырган автобус һәм җиңел машина таудан төшеп киткән, дип язган идек.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/hewef_heter/krasnodar-yaklarynda-taudan-t-shep-kitk-n-avtobusta-tatarstan-keshel-re-d-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев