Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

40 яшьтә исән калсаң, яшәрсең...

40 яшьне бәйрәм итәргә ярамый, дигәнне ишеткәнегез бардыр инде. Ә менә ни өчен икәнен беләсезме?

40 яшен үткәргәннән соң гомере белән хушлашучылар бихисап икән. Галимнәр бу җәһәттән махсус тикшеренүләр үткәргән.

Әлеге тикшеренүләр шуны күрсәткән: 40 яшьтән соң ир-егетләр арасында үлем очраклары кискен арта икән. Аларның күбесе йөрәк-кан тамырларындагы тайпылышлар белән бәйле авырулардан вафат була.

Америка һәм Финляндия галимнәре шуны да ачыклаган: билгеле бер яшькә җиткәч, адәм баласы өстендә үлем козгыны әйләнә башлый, аныграк итеп әйткәндә аның өчен кинәт үлеп китү хәвефе бермә-бер арта. Көчле затлар өчен бу - 40 яшь. "40 яшендә, хәвеф-хәтәргә юлыкмый исән калса, ир-егетнең гомере озын булыр", дигән сүз дә бар халыкта.
Без, хатын-кызлар өчен, хәвефле вакыт тагын да иртәрәк - 30 яшьтә икән.

Әлеге нәтиҗәләр буш урында түгел, ә төрле илләрдә гомер кичерүче берничә мең пациентны күзәткәннән соң ясалган.

Аларның үлеме, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан тыш, депрессиягә бирелү, хроник авырулар белән бәйле икәнлеге билгеле булган. Соңгы елларда 40 яшькә кадәр кешеләр арасында шикәр диабеты, бөер авыруларының кискен күбәюе күзәтелә, бу да үлемнәр статистикасын арттыра.

Мистиканы читкә куеп, галимнәр яшьтән үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәклеген ассызыклый. Дөрес туклану, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү гомерне озайтырга сәләтле, ди алар, ә менә искерткеч эчемлекләр һәм тәмәке тарту белән мавыкмаска өнди, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш ырымнар 40 яшь