Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

42 мең сумлык имбирь "алган"...

Имбирь - коронавируска каршы яхшы чара, дигән имеш-мимешкә ышанучылар һаман да бар икән әле.

Сочида яшәүче бер ханым, имбирьны күпләп алучылар булса, килограммын 200 сумнан гына сатабыз, дигән игъланны күргән һәм бу тәкъдимнән файдаланып калырга ашыккан.

Социаль челтәрдәге игълан хуҗасы аңа, кимендә 2 килограмм алсагыз, китереп үк бирәм, дигән. Үзендә барлыгы 2 тонна имбирь тамыры барлыгын да әйткән. Моны ишетеп, теге хатын 300 килограмм алырга булган.

Күрсәтелгән исәпкә 42 мең сумга якын акчасын күчергән ул. Әмма имбирьны китереп бирүче булмаган. Акча алучы башкача элемтәгә чыкмаган. Менә бит нәфес...

 

Автор: Миләүшә Латыйпова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имбирь