Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

4се һәм 5се Казанга барырга исәпләп торма әле...

Гадәттә, шимбә-ял җиттеме, Балтач халкы калага баручан, я ял итәргә, я төзелеш кирәк-ярагы алырга, я кунакка һәм башкасы...

Тик бу ялларда хәбәрдар булып бару кирәк, чөнки 4-5 августта Казанда триатлон буенча Россия беренчелеге көтелә. Шунлыктан кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә, дип хәбәр итә шәһәрнең мәгүлүмат чаралары.

4 августта 6.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнә:
Кремль дамбасында (Мәскәү районы юнәлешендә бер уң як полоса);
Сибгат Хәким ур. (Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр «Казан-Арена» стадионы юнәлешендә ике уң як полоса);
Чистай ур. (Сибгат Хәким – Чистай урамнары боҗра хәрәкәтеннән «Казан-Арена» стадионына төшү юлында ике уң як полоса);
«Казан-Арена» стадионы тирәли (тулысынча);
Ф.Әмирхан пр. (Ф.Әмирхан проспектыннан Алексей Козин урамына төшү юлыннан Сибгат Хаким урамына кадәр);
«Меңьеллык» күперендә;
Вишневский ур. (С.Хәким урамыннан Н.Ершов урамына кадәр үзәккә бару юнәлешендә бер уң як полоса);
Николай Ершов ур.;
Карл Маркс ур. (Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр Ирек мәйданы юнәлешендә бер уң як полоса);
Зур Кызыл ур. (Жуковский, Гоголь, Япеев, Карл Фукс, Театр, Пушкин урамнары аша йөрү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
Батурин ур. (Зур Кызыл урамнан Кремль дамбасына кадәр ике уң полоса).

5 августта 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:
Батурин ур.;
Кремль яр буе (Сәет-Галиев урамыннан Дзержинский урамына кадәр Миславский урамы аркылы йөрү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
Дзержинский ур. (Миславский урамыннан Чернышевский урамына кадәр тулысынча ябыла);
Чернышевский ур. (Дзержинский урамыннан («Черек күл» паркының сул ягы) Дзержинский урамына («Черек күл» паркының уң ягы) кадәр тулысынча чикләнә);
Кремль ур. (Казан Кремленнән Кави Нәҗми урамына кадәр Чернышевский, Муса Җәлил урамнары аша);
Кави Нәҗми ур. (Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр тулысынча ябыла);
Профсоюз ур. (Кави Нәҗми урамыннан Беренче Май урамына кадәр Муса Җәлил, Беренче Май урамнары аша үтү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
Бауман ур. (Беренче Май урамыннан Батурин урамына кадәр)

 

shahrikazan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе