5 бала янгында һәлак булган
Свердловск өлкәсендә янгын чыккан йортта биш баланың үле гәүдәсе табылган.
Свердловск өлкәсенең Бузово бистәсендә бер йортта янгын чыгып, биш бала һәлак булган. Әле тагын өч олы кеше һәм ике бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТАСС, өлкә прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, хәбәр итә.
Зыян күрүчеләр беренче, икенче дәрәҗәдә пешү һәм яну продуктларыннан агулану сәбәпле медицина оешмасына озатылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2013, 2014, 2016, 2019 һәм 2021 елда туган сабыйлар һәлак булган.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, янгын күп балалы гаиләнең шәхси йортында килеп чыккан. Янгын чыкканда, өйдә җиде бала булган. Прокуратурада билгеләп үтелгәнчә, гаилә профилактика системасы органнарында учетта тормаган.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев